Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында, Ассамблеянең һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының традицион рәвештәге актив ярдәме белән Горький исемендәге паркта Казан Мэриясенең ел саен үткәрелә торган «Тормыш агачы» мәгърифәтчелек проекты уздырылды. Кунакларга «Татарстан халыкларының җиде туе» һәм «Балачак йолалары» проектлары, шулай ук Татарстанның милли-мәдәни берләшмәләреннән мастер-класслар һәм интерактивлар тәкъдим ителде.
Бәйрәмдә Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмә идарәсе рәисе Ирина Александровская, Татарстан Республикасы мариларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Наталья Кукушкина, Татарстан Республикасы башкортларының милли-мәдәни автономиясе рәисе һәм башкорт ишегалды җитәкчесе Гали Хәсәнов, Түбән Кама һәм Нурлат халыкларының Дуслык йортлары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
«Тормыш агачы» мәгърифәтчелек проектында Казан халкы һәм шәһәр кунаклары татар, рус, чуаш, удмурт, мари, мордва һәм башкорт халыкларының традицион туйлары белән таныштылар.
Паркта узган җиде милли ишегалдында Татарстан районнарыннан килгән фольклор коллективлары үз халкының туйлары белән бәйле интерактив программалар тәкъдим итте.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге