Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Татарстан халыкларының җиде туе» күрсәтелде

Казанда «Татарстан халыкларының җиде туе» күрсәтелде

admin 04.07.2024

Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында, Ассамблеянең һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының традицион рәвештәге актив ярдәме белән Горький исемендәге паркта Казан Мэриясенең ел саен үткәрелә торган «Тормыш агачы» мәгърифәтчелек проекты уздырылды. Кунакларга «Татарстан халыкларының җиде туе» һәм «Балачак йолалары» проектлары, шулай ук Татарстанның милли-мәдәни берләшмәләреннән мастер-класслар һәм интерактивлар тәкъдим ителде.

Бәйрәмдә Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров,  Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмә идарәсе рәисе Ирина Александровская, Татарстан Республикасы мариларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Наталья Кукушкина, Татарстан Республикасы  башкортларының милли-мәдәни автономиясе рәисе һәм башкорт ишегалды җитәкчесе Гали Хәсәнов, Түбән Кама һәм Нурлат халыкларының Дуслык йортлары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

«Тормыш агачы» мәгърифәтчелек проектында Казан халкы һәм шәһәр кунаклары татар, рус, чуаш, удмурт, мари, мордва һәм башкорт халыкларының традицион туйлары белән таныштылар.

Паркта узган җиде милли ишегалдында Татарстан районнарыннан килгән фольклор коллективлары үз халкының туйлары белән бәйле интерактив программалар тәкъдим итте.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57