Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Татарстан – нык гаиләләр территориясе» республика акциясе башланып китте

Казанда «Татарстан – нык гаиләләр территориясе» республика акциясе башланып китте

admin 16.05.2019

(16 май 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан – нык гаиләләр территориясе» республика акциясе старт алды. Чара «Нечкәбил-2019» ана матурлыгы һәм гаилә конкурсы һәм «Ел гаиләсе» IV Бөтенроссия конкурсының сайлап алу турылары кысаларында уза. (ФОТО)

Открытие отборочных туров конкурса "Ничкэбил" (15.05.19)

Бәйрәм «Нечкәбил-2012» конкурсы финалисты, ТР атказанган артисты Диләрә Мироваева һәм республиканың10 районыннан килгән төрле яшьтәге «Нечкәбил» конкурсантлары башкаруындагы «Татарстан әниләренә гимн» белән башланып китте.

Открытие отборочных туров конкурса "Ничкэбил" (15.05.19)

Кунаклар һәм катнашучыларга үз теләкләрен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы, «Бердәм Россия» федераль партиясенең Татарстандагы «Нык гаилә» проекты координаторы Гөлшат Нигъмәтуллина, ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин, «Нечкәбил» конкурсы җитәкчесе, «Бердәм Россия» федераль партиясенең Татарстандагы «Нык гаилә» проекты җәмәгать Советы рәисе Изольда Жуйкова, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева һәм башкалар җиткерде.

Открытие отборочных туров конкурса "Ничкэбил" (15.05.19)

«Татарстан – нык гаиләләр территориясе» акциясендә матур гадәт буенча мәхәббәт һәм бер-береңә тугрылык, гаилә эчендәге мәдәният һәм балаларны рухи-әхлакый тәрбияләү, патриотлык һәм актив тормышның лаеклы үрнәге булган гаиләләрне хөрмәтләделәр. Озак ел бергә тормыш иткән гаиләләргә  «Нык гаилә» проекты исеменнән дипломнары һәм бәйрәм оештыручыларыннан бүләкләр тапшырылды.

Открытие отборочных туров конкурса "Ничкэбил" (15.05.19)

Шулай ук «Нык гаилә» проекты дипломы һәм бүләге Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе Советы рәисе, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының мәгариф, мәдәният һәм патриотик тәрбия бирү комиссиясе рәисе Тимур Кадыйровка тапшырылды. Аның белән бергә тантанага тормыш иптәше Екатерина һәм кызы Мәрьям килгән иде. Кадыйровлар Казан дәүләт медицина академиясен тәмамлаганнар, икесе дә теш табиплары.

Открытие отборочных туров конкурса "Ничкэбил" (15.05.19)

Исегезгә төшерәбез, май һәм июнь айларында конкурсның зона сайлап алу турлары Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә узачак. Республиканың иң әйбәт гаиләләре белән теләге булган һәркем сентябрь аенда узачак Татарстан гаиләләре фестивалендә таныша алачак. Ноябрьдә Казанда Әниләр көне уңаеннан «Нечкәбил» конкурсы финалы үтәчәк.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: «Татарстан – безнең йортыбыз” журналының яңа саны чыкты
Далее: Казанда Президент грантлары Фонды тарафыннан коммерцияле булмаган оешмаларга күрсәтелүче ярдәм турында сөйләштеләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57