Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда тәүге тапкыр Халыклар дуслыгы парады узды

Казанда тәүге тапкыр Халыклар дуслыгы парады узды

admin 12.06.2017

(12 июнь, 2017 ел) Россия көне уңаеннан Россия Федерациясенең 32 төбәге рәтендә Казан да россиякүләм «Халыклар дуслыгы парады» акциясенә кушылды. «Халыклар дуслыгы — Россия байлыгы» шигаре асында узган әлеге акциядә төрле милләт вәкилләре катнашты. (ФОТО) (ВИДЕО)

 

IMG_0096

Чара Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы территориясендә узды. Составына республика җитәкчелеге, Татарстан халыклары Ассамблеясе,  яшьләр иҗтимагый оешмалары һәм бәйрәм чарасының төп инициаторлары һәм оештыручылары булган Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе вәкилләре кергән парад колоннасы йөреше 11:00 сәгатьтә башланды.

IMG_0034

Йөрештә катнашучылар һәм бәйрәм кунаклары каршында ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова чыгыш ясады. Айрат Сибагатуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлау укыды:

«Хәзерге Россия дәүләте яшь булуга карамастан, ул батырлык һәм ныклык, җиңүләр һәм бөек гамәлләргә бай булган тарихка таяна.

Катлаулы шартларлар вакытында безнең тарихыбыз дәресләреннән дөрес нәтиҗәләр чыгару аеруча да мөһим. Моңа безне дистәләгән елларга илебез язмышын, гомумән, дөнья язмышын билгеләгән йөзләрчә еллар элек булган вакыйгалар өйрәтә.

Россия һәрвакыт халыклар, мәдәниятлар, диннәрнең үзенчәлекле берләшмәсе булып килде. Әлеге цивилизацион тормыш рәвеше безне көчле һәм көндәшле итә, суверен сәясәт алып барырга мөмкинлек бирә, дөньякүләм масштабта безне күркәм итеп күрсәтә.

Сәяси тотрыклылык, милләтара һәм динара килешү, мәдәни мирасны саклау буенча халыкара кайгыртучанлык, массакүләм спорт, мәгариф һәм сәламәт яшәү рәвеше үсеше, яшәү мохитен яхшырту буенча программаларны чынга ашыру нәтиҗәсендә Татарстан Россия Федерациясенең иң уңышлы төбәкләренең берсенә әверелде».

IMG_0263

Бәйрәмне үткәрүдә үз өлешен керткән активистлар һәм оештыручылар рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Рәсми өлештән соң бәйрәм концерт программасы белән дәвам иттерелде. Чара кысаларында милли спорт төрләре буенча Спартакиада җиңүчеләрен медальләр һәм кубоклар белән бүләкләделәр.

IMG_0341

Моннан тыш, Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы территориясендә Россия халыкларының милли уеннарын уздыру өчен мәйданчыклар булдырылган иде. Анда теләгән һәркем катнаша алды.

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57