Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда төрек хәйрия базары узачак

Казанда төрек хәйрия базары узачак

admin 11.10.2016

(11 октябрь, 2016 ел) Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы 15 октябрь көнне «Балаларга бергәләп булышыйк!» хәйрия базары үткәрә. Әлеге акция Хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе белән берлектә оештырыла.

DSC01532 (1)

Базарда теләгән һәркем тукыма, бизәнү әйберләре, пыяладан ясалган эшләнмәләр, сувенир, азык-төлек һәм эчемлекләр ала алачак. Хәйрия базарында катнашучылар арасында бүләк уйнату да каралган.

Шулай ук «төркия авиалинияләре»ннән билет, Гёкдениз Карадениз автографы куелган «Рубин» футбол клубы продукциясе, чара партнерларыннан купоннар уйнатылачак.

Базарга керү бәясе 50 сум. Башлана 15 октябрь көнне 10:00 сәгатьтә.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57