Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Төрки кино көннәре узачак

Казанда Төрки кино көннәре узачак

admin 11.05.2022

«Татаркино» оешмасы Төркия консулы инициативасы белән 13-18 майда Казанда Төрки кино көннәре уздыра. Фильмнарны «Мир» кинотеатрында күрсәтәчәкләр. Төрки кино көннәрен ачу тантанасы җомга көнне 16:30 сәгатьтә була.

Чарага Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан, Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков, Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фариддин Насриев, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстанда яшәүче төрки халыклар диаспоралары вәкилләре чакырылган.

Төрки кино көннәре программасына Төркиядә, Казахстанда, Азәрбайҗанда, Кыргызстанда, Үзбәкстанда, Саха (Якутия) Республикасында, Хакасиядә һәм Татарстанда төшерелгән иң яхшы фильмнар кергән. Программадагы кайбер фильмнарга Казан халыкара мөселман киносы фестивале бүләкләре тапшырылган. Билет бәясе 100 сум, аларны «Мир» кинотеатры сайтында һәм кассасында сатып алырга була.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57