Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда төрки яшьләр фестивале башлана

Казанда төрки яшьләр фестивале башлана

admin 15.10.2018

(15 октябрь 2018) Казанда V төрки яшьләр фестивале башланып китә. Анда чит ил һәм Россиянең 17 төбәгеннән 70ләп төрки яшьләр активистлары, төрки иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашачак.

7 көн дәвамында делегатлар өчен «түгәрәк өстәл», экскурсия, мастер-класслар оештырылачак, яшьләр проектлары презентациясе узачак.

7ITp7uV9FXQ

Фестиваль программасының төп темасы булып социаль проектлаштыру һәм грант конкурсларында катнашу торачак. Катнашучылар «Этнографик диктант» һәм «Ана теле» проектлары белән танышачак, Татарстанның танылган җәмәгать эшлеклеләре белән очрашачак, Казанның истәлекле урыннарын һәм шәһәрдә узачак мәдәни чараларны күрәчәкләр. Фестиваль кысаларында ел саен төрки халыклар (алтай, тува халыклары, казахлар һ.б.) тарихы һәм гореф-гадәтләре белән танышу каралган.

Фестиваль төрки яшьләр арасында мәдәниятара аралашуны ныгытуга, шулай ук төбәкләрдә эшләүче төрки яшьләр оешмалары алдында торган авырлыкларны чишүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре буенча министрлык матбугат хезмәте.

Мэрия Казани

Продолжить чтение

Назад: Казанда узачак «Халыклар дуслыгы» форумында Россиянең 14 төбәгеннән 150 кеше катнашачак
Далее: «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленең сайлап алу турлары төгәлләнде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57