Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда төрле ил һәм халыкларның чәй эчү гадәтләре белән таныштырачаклар

Казанда төрле ил һәм халыкларның чәй эчү гадәтләре белән таныштырачаклар

admin 09.07.2018

(9 июль 2018) 13 июль көнне Казанның тарихи үзәгендә, Иске-Татар бистәсе территориясендәге Каюм Насыйри җәяүле урамында чәй фестивале оештырылачак. Чарада чәйгә багышланган тематик мәйданчыклар эшләячәк.

 

Чай треугольник

Бу көнне фестиваль кунаклары өчен татар эстрадасы йолдызлары һәм шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Чәй бәйрәмендә казанлылар самавырлар парадын күрә, ә ярминкәдә милли тәм-томнардан авыз итә алачак. Чәй сәнгатен үз итүчеләр өчен «Это все  чае» тематик исеме асында эшләүче китап базары да сөендерәчәк.

Моннан тыш бәйрәм чарасы кунакларын чәй өстәле һәм татар чәе йолалары турында практик семинарлар, чәй тарихы һәм төрле ил, милләтләргә хас булган чәй эчү гореф-гадәтләре буенча лекториләр, шулай ук конкурс һәм викториналар көтә. Нәни кунаклар өчен төрле интерактив уеннар һәм мастер-классларны үз эченә алган күңел ачу программасы әзерләнә.

Чәй бәйрәме 14:00 сәгатьтән 19:00 гә кадәр үтәчәк. Фестивальгә керү ирекле.

Казан Мэриясе

Продолжить чтение

Назад: Мөселман киносы фестиваленә 1000гә якын гариза кабул ителгән
Далее: Туган көнегез белән котлыйбыз!

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57