Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда ТР Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды

Казанда ТР Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды

admin 21.01.2022
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы эшендә Татарстан халыклары Ассамблеясы, Дуслык йорты җитәкчеләре, милли-мәдәни автономияләр, ТР халыклары Ассамблеясенең районнардагы филиаллары һәм вәкиллекләре җитәкчелеге һәм активы катнашты.

Утырыш «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Россия Федерациясе Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы урынбасары Александр Журавский катнашты.

Игорь Баринов 193 милләт вәкиле яшәгән илдә милли сәясәт өлкәсендә эшнең мөһимлеген билгеләп үтте. Иҗади коллективларның, бигрәк тә балалар коллективларының роле турында әйткәндә ул, «гореф-гадәтләрдә, мәдәнияттә мондый үзара бәйләнеш — милләтчелектән үзенчәлекле прививка», дип ассызыклады. Моннан тыш, Игорь Баринов сүзләренчә, охшашлыкны саклау эше Россиянең милли иминлеге өчен аеруча мөһим.

Ләйлә Фазлеева, узган ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 9 меңнән артык чара үткәрелгән, дип хәбәр итте. Моннан тыш, 2021 ел республиканың күренекле эшлеклеләренең мәдәни вакыйгаларына һәм юбилей даталарына бай булган.

«Болар барысы да күпмилләтле Татарстан мәдәниятен формалаштырды. Бу чараларның барысы да киләчәккә эшли һәм бу бик мөһим», — дип белдерде ТР вице-премьеры.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова да үз чыгышында республикада милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының мөһим ролен билгеләп үтте. Ул бу ел кысаларында республикада 10 меңнән артык чара үткәрелүен, шул ук вакытта 2020 елда эшләнгән гибрид форматтагы онлайн һәм офлайн чараларны оештыру схемасы кабат кулланылуын әйтте. Шулай ук мәдәният министры милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкка, аның җитәкчесе Игорь Бариновка, чараларны оештыруда һәм үткәрүдә һәрьяклап ярдәм итүләре өчен, рәхмәт белдерде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57