(20 апрель, 2016 ел) ТРда Туган тел көненә һәм татар әдәбияты классигы, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә тәгаенләнде.
Бу мәсьәләдә ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова тулырак бәян итте. Очрашуда шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Флера Сәйфуллина, ТР Фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина, шушы академиянең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан катнашты.
Эльвира Камалова сүзләренчә, матур гадәт буенча, Татарстанда апрель ае чаралары Тукайга багышлана. ТР Президентының быел 10 февральдә имзаланган карары нигезендә шагыйрьнең тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында, шулай ук Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта үткәрелә.
Казанда, аерым алганда, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга һәм Туган тел көненә багышлап, ТР Мәдәният министрлыгы карамагында уздырыла торган төп чаралар 26 апрельгә билгеләнгән. Бу көнне 9.00дә Казанның Пушкин урамындагы Тукай скверында бөек шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр китерү тантанасы була. 10.00дә Казан Дәүләт яшь тамашачы театры бинасына (Островский ур., 10нчы йорт) мемориаль такта кую чарасы оештырыла: бу бинаның сәхнәсеннән 1908 елның 14 октябрендә Габдулла Тукай үзенең атаклы “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасын укыган.
Сәгать 11.00дә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының Театр урамы ягында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янында Татарстанның фольклор ансамбльләре катнашында бәйрәм чарасы уздырыла. Анда китаплар, халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге әйберләреннән күргәзмә оештыру ниятләнә. Биредә үк 12.00дә, традицион рәвештә, Шигърият бәйрәме үткәреләчәк. 14.00дә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Г.Тукайный тууына 130 ел тулуга багышланган тантаналы кичә була. Анда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе быелгы лауреатларга тапшырылачак.
Билгеле, татар халыкының бөек улы Габдулла Тукайга багышланган чаралар моның белән генә төгәлләнми. Алар ел дәвамында оештырыла, дип билгеләп үтте ТР мәдәният министрының беренче урынбасары.
Мисалга, Габдулла Тукай 1907-1912 елларда яшәгән яңадан төзелгән “Болгар” кунакханәсе, шулай ук 1912-1913 елларда яшәгән Юнысовларның табыш йорты (элекеге “Амур” кунакханәсе) биналарына да быел Тукай турында искәртеп торачак мемориаль такталар элү күздә тотыла.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Флера Сәйфуллина әйтүенчә, Г.Тукайга багышланган чаралар республика белем бирү оешмаларында игълан ителгән Туган тел ункөнлеге кысаларында үткәрелә. Әлеге чаралар рәтендә – мәктәп укучылары, ана теле һәм әдәбияты укытучылары арасында уздырыла торган конференцияләр, конкурслар, фестивальләр. Аларның күпчелеге, бөек шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү, аның иҗатына, эшчәнлегенә игътибарны җәлеп итү максатыннан, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында, шул исәптән ил, дөнья күләмендә оештырыла, дип билгеләп үтте ул. Әйтик, мартта туган тел һәм әдәбият укытучылары арасында “Туган тел” Бөтенроссия мастер-класслар бәйгесе үткәрелгән. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән татар, рус, чуваш, мари, башкорт һ.б. телләр укытучылары катнашкан. Флера Сәйфуллина 12 апрельдә йомгак ясалган “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең дә, шушы көннәрдә үткәрелә торган татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабының да быел татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылуын искәртте.