Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Туган тел көне уңаеннан тантаналы чаралар узачак

Казанда Туган тел көне уңаеннан тантаналы чаралар узачак

admin 23.04.2022

Казанда 26 апрель көнне Туган тел көнен һәм Г.Тукайның тууына 136 ел тулуны тантаналы рәвештә билгеләп үтәчәкләр.

9:00 — Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә номинантлар катнашында Г.Тукай һәйкәленә (Г.Тукай скверы) чәчәкләр салу.

11:00 — республиканың М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында әйдәп баручы артистлар һәм мәдәният эшлеклеләре катнашында бәйрәм концерты узачак. Концерт башында Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәчәк.

13:00 — Театральная урамында М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры янында Г.Тукай һәйкәле янәшәсендә ел саен үткәрелә торган шигърият бәйрәме узачак. 16: 00 Г.Камал исемендәге Татар дәүләт театры каршындагы мәйданда “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә йомгак ясау һәм гала-концерт узачак.

ТР Мәдәният министрлыгы

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57