(23 апрель 2017) Туган тел көне Татарстан Республикасында 26 апрельдә – татар әдәби теленә нигез салучы, бөек татар шагыйре, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукай туган көнне билгеләп үтелә.
Бәйрәм чараларында елдагыча Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре вәкилләре дә катнашачак.
Бәйрәм чаралары программасы:
8:10 – Г.Тукай скверында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу;
8:30 – Петербургская урамы, 55б йорт адресы буенча урнашкан Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасы ачылышы;
9.30 – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында тантаналы концерт һәм Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясен тапшыру;
12:00 – Театральная урамындагы Г.Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәме.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге