Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Туган тел» россиякүләм туган тел һәм әдәбият укытучылары мастер-классы конкурсы узды

Казанда «Туган тел» россиякүләм туган тел һәм әдәбият укытучылары мастер-классы конкурсы узды

admin 29.03.2018

(29 март 2018) Конкурсның ачык турында катнашу өчен Россия Федерациясе субъектларыннан 12 укытучы һәм Татарстан Республикасыннан 36 укытучы эше сайлап алынган иде.

«Туган тел» россиякүләм туган тел һәм әдәбияты укытучылары мастер-классы конкурсы «2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын чынга ашыру кысаларында оештырыла.

28_1160581_big

Чараның максаты — туган тел һәм әдәбият укытучыларының дәрәҗәсен күтәрү, профессиональ осталык һәм педагогик тәҗрибәне тарату, шулай ук татар теле һәм әдәбияты, татар мәдәниятен саклау һәм үсешенә булышлык күрсәтү өчен өстәмә шартлар булдыру.

Конкурсның читтән торып турында Татарстан Республикасыннан 83 туган тел укытучысы (рус, мари, мордва, удмурт, чуаш, борынгы яһүд телләре, ), Россия Федерациясенең 12 төбәгеннән 16 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты. Чираттагы турга Россия Федерациясе субъектларынна 12 укытучы һәм Татарстан Республикасыннан 36 укытучы эше сайлап алынды. РТ мари һәм мордва милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре Олег Третьяков һәм Наталья Сабитова конкурста эксперт буларак катнаштылар.

«Туган тел» россиякүләм туган тел һәм әдәбияты укытучылары мастер-классы конкурсының ябылу тантанасы Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында узды.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Италиядә Татарстан Республикасының халык сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләре тәкъдим ителә
Далее: Балалар өчен татарча кыскаметражлы фильмнар циклы төшерәчәкләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57