(15 гыйнвар 2021) Татарстан башкаласының Башкарма комитетында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар планы проекты турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин үткәрде.
Бүгенге көндә план проекты 100 дән артык чараны үз эченә ала.
Киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, шулай ук Башкарма комитет, Казан шәһәре Думасы, ТР Мәдәният министрлыгы структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 нче елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. «Казанда яшәүче халыкларның этномәдәни күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү безнең эшнең өстенлекле юнәлеше булып тора», – дип ассызыклады Денис Калинкин.
Узган елның декабрендә Казан Ратушасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына әзерлек кысаларында түгәрәк өстәлләр узды. Казан шәһәре Думасы депутатлары, җәмәгатьчелек вәкилләре, милли һәм мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре катнашында узган утырышларда тәкъдимнәр яңгырады, алар нигезендә шәһәр чаралары планы проекты эшләнде.
«Барлыгы 13 оешмадан 131 тәкъдим тупланды. Алар арасында иҗтимагый берләшмәләр тарафыннан 56 чара, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре тарафыннан 75 вакыйга бар, – дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров.– Барлык тәкъдимнәр арасыннан 85 чараны инде булган акчаларга үткәрү планлаштырыла, 32се өстәмә финанс чаралары бүлеп бирүне таләп итә. Моннан тыш, 14 чара буенча финанслау инде соралган».
И. Шакиров искәрткәнчә, 2016 елдан Казанда Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча муниципаль комиссия эшли. 2014 елда милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча координацион совет төзелде, анда катнашучылар бу өлкәдә актуаль мәсьәләләр турында, шулай ук милләтара татулыкны үстерү һәм ныгыту мәсьәләләре турында фикер алышалар. Совет составына Башкарма комитетның 50дән артык структур бүлекчәләре, ТР халыклары Ассамблеясе, шәһәр руханилары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары керә.
Пландагы чараларның бер өлеше инде тормышка ашырыла, дип сөйләде Казан шәһәре Думасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе Гүзәл Сәгыйтова. Планлаштырылган чаралар арасында масштаблылары җитми, дип саный ул.
«Мәсәлән, сессиядә без Казанда Россия халыкларының туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклауга багышланган Бөтенроссия конференциясен уздыру турында сөйләштек. Казан бу өлкәдә көнүзәк проблемаларны тикшерү һәм анализлау өчен җитди мәйданчык була алыр иде», — дип өстәде ул.
Моннан тыш, Г.Сәгыйтова Казанда татар теле көне мисалында төрле телләргә багышланган көннәрне даими үткәрергә тәкъдим итте.
Г.Сәгыйтова фикеренчә, планда туган телләр елына багышланган белем бирү чаралары җитми. Ул шулай ук урам исемнәре язылган элмә такталар, мәйданнар һәм паркларның рус һәм татар телләрендә булуын тикшерергә тәкъдим итте. Денис Калинкин бу инициативаны хуплады һәм шәһәрнең төп җәяүле урамы буларак, Бауман урамында элмә такталарның ике телдә булуын тикшерергә кушты.
Киңәшмәдә катнашучылар план проектына кертелгән чаралар турында җентекләп фикер алыштылар. Шулай итеп, Казанда яшәүче барлык халыкларның телләренә багышланган чаралар үткәрергә Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев тәкъдим итте.
«Без күпмилләтле шәһәребезнең матурлыгын максималь рәвештә күрсәтергә, туган телләр елы чараларына мөмкин кадәр күбрәк казанлыларны җәлеп итәргә тиеш», – диде ул.
Денис Калинкин якын арада, барлык кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып, чаралар планын эшләп бетерергә һәм төзәтмәләр кертергә кушты.
«Без, һичшиксез, Татарстан Мәдәният министрлыгыннан килгән коллегалар белән бергә эшләргә тиеш, – дип өстәде Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары. — Барлык кисәтүләрне исәпкә алу һәм планга яңа чаралар кертү буенча тәкъдимнәр бирүегезне сорыйм».