Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Тукай клубында — яңа очрашулар

Казанда Тукай клубында — яңа очрашулар

admin 17.09.2015

(16 сентябрь, 2015 ел) Фронтовик әдипләребез Салих Батталның, Нәби Дәүли, Атилла, Әбрар Кәримуллин, шагыйрә Фирая Зыятдинова турында хәтер яңарту кичәләре булаКөзнең беренче аенда Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Тукай клубына йөрүчеләрне яңа очрашулар көтә, дип “Татар-информ”га хәбәр итә әлеге берлекнең матбугат үзәге.

Фронтовик әдипләребез Салих Батталның тууына 110, Нәби Дәүлинең 105, Атилла Расихның 100, Әбрар Кәримуллинның тууына 90 ел тулуга һәм иҗатларына багышланган зур кичә була. 18 сентябрьдә сәгать кичке 5тә башланачак кичәгә танылган җырчыларыбыз, сүз осталары чакырулы.

23 сентябрьдә шулай ук кичке 5тә башланачак очрашу Фирая Зыятдинова иҗатына багышлана. Аның тууына 70 ел тулу уңаеннан үткәреләсе искә алу кичәсендә шагыйрә сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак. Дуслары, туганнары аның турындагы хәтирәләрне бергәләп яңартырга Тукай клубына җыелачак.

(Фотосурәт иллюстрация өчен rambler.ru сайтыннан алынды).

 http://tatar-congress.org/2015/

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57