(28 гыйнвар, 2016 ел) 12-15 февраль көннәрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Уфа “Нур” Татар дәүләт театры гастрольләре була. Татарстан тамашачысына алар 6 спектакль алып килергә ниятли: “Кыз урлау”, “Балконнан төшкән мәхәббәт”, “Гөргөри кияүләре”, “Шаян йорт иясе”, “Ирекле күбәләкләр”, “Мәхәббәт зилзиләсе”.
Уфалылар куелышындагы әлеге спектакльләр безнең тамашачыга беренче тапкыр тәкъдим ителәчәк.
Бу хакта бүген Г. Камал театры матбугат үзәгендә уздырылган конференциядә хәбәр ителде. Журналистлар белән очрашуда Г. Камал театры директоры Илфир Якупов, “Нур” театры директоры Илдар Хаҗиев, әлеге театрның баш режиссеры Әбылхәер Сафиуллин һәм “Балконнан төшкән мәхәббәт” комедиясендә Фәнилә ролен башкаручы артист, җырчы Дамирә Сәетова катнашты.
Баш режиссер сүзләренчә, театр репетруарында 20 ләп спектакль бар.
“Сезгә алып киләчәк спектакльләрнең берсе — “Гөргөри кияүләре”. Әлеге спектакльне һәр театр үзенчә куя. Безнең дә ул үзенчәлекле. Спектакльне без оркестр белән уйныйбыз һәм ул безнең бик җырлы-биюле булып чыкты. Безнең театрыбыз да җырчыларга бай”, — диде Әбылхәер Сафиуллин.
“Кыз урлау” спектакленә килгәндә, режиссер аның классика булуын һәм андый әсәрләрне сәхнәгә күтәрергә кирәклеген, үткәннәрдән башка яшәп булмавын ассызыклады.
Моннан тыш, “Шаян йорт иясе” дип исемләнгән әкиятнең нәни тамашачыларга юнәлдерелгән булуы ачыкланды.
“Татарстан тамашачысы мине күбрәк җырчы дип белә. Бу килүемдә алар белән артист буларак танышачакбыз. Гастрольләрне без бик дулкынланып көтәбез һәм безнең өчен бу бик мөһим”, — диде актриса Дамирә Сәетова.
“Балконнан төшкән мәхәббәт” спектаклендә бүген бик актуаль булган ялгызлык темасы күтәрелүен, мәхәббәт чагылдыруын билгеләп үтте артист. Ул шулай ук спектакльдә төрле хатын-кызларның язмышы, аларның гаиләгә булган мөнәсәбәте күрсәтелүен әйтте.
Башкортстан тамашачысы Әбылхәер Сафиуллин сүзләренчә, күбрәк комедия жанрында иҗат ителгән спектакльләргә өстенлек бирүен хәбәр итте.
“Репертуарда гел комедия генә булырга тиеш түгел дип саныйм. Элек елга 3 комедия һәм 1 драма әсәре сәхнәләштерә идек. Быел исә − 2 комедия, 2 драма әсәре. Тамашачыларны әлеге ике жанрны тигез күрергә өйрәтергә кирәк, — дип саный Илдар Хаҗиев. – Комедияләр, билгеле инде, кешене нәрсәгә дә булса өйрәтергә мөмкин. Әмма драма әсәрләре, күбрәк, уйланырга мәҗбүр итә һәм бу бик мөһим”.
Башкортстанда иҗат итүче яшь драматурглар шактый күп, әмма тамашачы кабул итәрлек пьесалар бик аз, дигән фикердә Әбылхәер Сафиуллин.