Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда укучыларның РФ халыклары телләрендә укулары узды

Казанда укучыларның РФ халыклары телләрендә укулары узды

admin 30.11.2022

Казан шәһәренең 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясе базасында Россия Федерациясе халыклары телләрендә укучыларның фәнни-гамәли конференциясе һәм укулары узды. Бүләкләү тантанасында Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова катнашты.

Конференция ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе ярдәме белән оештырылды. Фәнни-гамәли конференциянең финал өлешендә республика һәм Россия төбәкләренең гомуми белем бирү оешмалары укучыларының 154 иң яхшы тикшеренү проекты сайлап алынды.

Конференциянең төп максаты – Россия Федерациясе халыкларының телләрен, шул исәптән Татарстанның дәүләт телләрен өйрәнү өлкәсендәге проблемаларны һәм аларны чишү юлларын билгеләү, шулай ук укучыларның туган телләрне өйрәнүгә кызыксынуын арттыру. Чара «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Конференция түбәндәге юнәлешләр буенча үтте: рус филологиясе, татар филологиясе, чуваш филологиясе, удмурт филологиясе, мордва филологиясе, мари филологиясе, башкорт филологиясе.

Конференциягә Идел буе төбәкләреннән килгән катнашучылар рус, татар, башкорт, чуваш, мари, удмурт һәм мордва телләрендә туган телләрен яратуларын күрсәттеләр. Фәнни-тикшеренү эшләрен галимнәрдән, башкарма хакимият вәкилләреннән, Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләреннән торган компетентлы жюри бәяләде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57