Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Үлемсез полк» йөреше узды

Казанда «Үлемсез полк» йөреше узды

admin 09.05.2017

(9 май, 2017 ел) «Үлемсез полк» патриотик акциясенең бер колоннасын Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты вәкилләре тәшкил итте. Акциядә барлыгы 120 мең кеше катнашты.

Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистларыСоветлар Союзы халыкларының уртак Җиңүгә керткән өлешләрен ассызыклап йөрешкә милли костюмнардан чыктылар.

IMG-20170509-WA0018

Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты колоннасы Ирек мәйданыннан алып Меңъеллык мәйданган кадәрге араны узды.

Акциянең күп кенә катнашучылары әйтүенчә, төрле милләт вәкилләре Бөек Ватан сугышына багышланган җырларны хор белән башкарганнар: «Катюша», «День Победы», «Смуглянка». Йөрешнең һәр катнашучысы төрле милләт вәкиле булган үз туганнарының, шулай ук сугыш геройларының портретларын тоткан иде.

IMG-20170509-WA0024

Йөрештә Татарстан Республикасы җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты.

IMG-20170509-WA0021

Бүгенге көндә «Үлемсез полк» акциясе 70тән артык илне урап алды, Россиядән Австралия һәм Аргентинага кадәр.

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы йортында Бөек Җиңү көненә багынланган концерт үтте
Далее: Казанда интерактив милли-мәдәни энциклопедияне тәкъдим итәләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57