Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда узачак фестивальдә 20 төбәктән килгән артист татар мәдәниятын тәкъдим итәчәк

Казанда узачак фестивальдә 20 төбәктән килгән артист татар мәдәниятын тәкъдим итәчәк

admin 27.07.2017

(27 июль, 2017 ел) Россиянең 20 төбәгеннән татар фольклор коллективлары «Түгәрәк уен» фестивалендә катнашачак. Чара 3-6 августта Казанда VI Бөтендөнья татар конгрессы съезды кысаларында үтә. Шулай ук Литва, Польша, Кытай, Австралия һәм Төркиядән дә татар башкаручылары килер дип көтелә.

ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, Конгресста катнашучылар каршында барлыгы 800дәп артист чыгыш ясаячак.

Халыкара татар фольклоры фестиваленең төп чаралары 5 августта 16:00-19:00 сәгатьтә «Казан Кремле» Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территориясендә узачак.

Фестивальдә берничә интерактив мәйдан ачылачак: уен кораллары, вокал, гореф-гадәтләр, әйлән-бәйлән, декаратив-гамәли эшләнмәләр сату күргәзмәсе, татар халкының өстәл уеннары.

Шулай ук куплет-уйлап табучылар, кичке уеннар һәм «Ашык» уен турниры оештырылачак.

Мастер-класслар кысаларында фестиваль кунаклары чигү, тегү, Казан күн мозаикасы, керамикага бизәк төшерү, күнгә мили бизәк төшерү, милли бизәкләр апликациясе, милли түбәтәйләр эшләү, Пермь татарларының традицион туку ысуллары һәм татар камчысы көе белән танышачаклар.

НацАкцент

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57