Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда якшәмбе мәктәпләре фестиваленең сайлап алу туры узды

Казанда якшәмбе мәктәпләре фестиваленең сайлап алу туры узды

admin 28.11.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында якшәмбе мәктәпләре һәм Татарстан Республикасы этномәдәни компонентлы белем бирү мәктәпләре республика фестиваленең зона этабы узды.

Анда республикабызның Лаеш, Кукмара, Спас, Кама Тамагы, Кайбыч, Арча, Буа, Әлки, Алексеевск, Балтач районнарыннан килгән балалар коллективлары катнашты. Барлыгы 200 бала чыгыш ясады.

Фестивальнең максаты — күпмәдәни җәмгыятьнең кыйммәтләрен формалаштыру, кешеләргә карата толерантлы мөнәсәбәт, төбәк мәдәниятендә салынган традицияләрне һәм тарихи тамырларны саклау, шулай ук укучыларның туган телләрне өйрәнүгә кызыксынуын арттыру.

Фестиваль берничә номинация буенча узды: хореография, вокал һәм халык иҗаты. Яшь категорияләре: 1-4 сыйныфларда укучылар, 5-8 сыйныфларда укучылар, 9-11 сыйныфларда укучылар.

Фестивальнең оештыручысы —Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57