Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Якшәмбе мәктәпләре һәм этно-мәдәни компоненты булган мәктәпләр слеты тәмамланды

Казанда Якшәмбе мәктәпләре һәм этно-мәдәни компоненты булган мәктәпләр слеты тәмамланды

admin 25.10.2016

(24 октябрь, 2016 ел) Слет кысаларында «Полимәдәни мөхиттә туган тел һәм әдәбиятны укытуны һәм өйрәнүне камиллштерү» исеме астында түәрәк өстәл утырышы узды. Чараның максаты якшәмбе мәктәпләре мөгаллимнәренең гомуми эшләү стратегияләрен булдыру иде.

Чарада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, якшәмбе мәктәпләре мөгаллимнәре, Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институты галимнәре, шулай ук Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты вәкилләре катнашты.

 

Утырыш дәвамында берничә чыгыш тыңланды. Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова «Милләтара гуманлы аралашу һәм татулык нигезендә кешелекнең мәдәни алга китешен тәэмин итүче мәдәни аермалыкларга позитив караш тәрбияләү» темасы буенча чыгыш ясады. Ә Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хухунашвили 20 еллык эшчәнлек дәверендә тупланган полимәдәни мәгариф методлары һәм формалары белән  урнаклашты.

IMG_8169

Очрашуда катнашучылар җәмгыятнең мәдәни дәрәҗәсенең кимүен билгеләп үттеләр. Якшәмбе мәктәпләре өчен кадрлар әзерләү системасы һәм этномәдәни мәгариф буенча дәүләт стандарты булмау сәбәпле әлеге күренеш вакытында якшәмбе мәктәпләре мөгаллимнәренә укыту методикасын үзләренә төзергә туры килә.

IMG_8396

Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча 2016-2020 елларга Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү концепциясен чынга ашыру буенча «Юл картасы» («Дорожная карта») проектына тәкъдимнәр кертелде. Шулай ук республика буенча күпмилләтле мәктәпләрне күбәйтү тәкъдиме билгеләнде.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57