Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Яңа татар җыры» конкурсының сайлап алу этабы төгәлләнде

Казанда «Яңа татар җыры» конкурсының сайлап алу этабы төгәлләнде

admin 16.09.2020

(16 сентябрь 2020) Татар җыры жанрындагы яңа репертуар тудыру, эзләү һәм пропагандалау максатыннан ТР Мәдәният министрлыгы Р.Ваһапов исемендәге ТР Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды белән берлектә «Яңа татар җыры» яңа конкурсы оештыра.

Конкурсның сайлап алу этабы Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында үтте. «Иң әйбәт татар тыры», «Иң әйбәт балалар җыры», «Иң әйбәт аранжировка» — өч номинациягә барлыгы 347 әсәр кабул ителгән.

«Беренче нәтиҗәләр безне шаккатырды. 347 әсәр – бу коры саннар артына җитди иҗтимагый-мәдәни күренеш яшеренгән. Халкыбызның иҗат башлангычы көчле, дип аңларга кирәк моны. Күптән түгел Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та бу иҗат башлангычын үстерергә кирәклеген әйтте. Әлеге проектны чынга ашыру мөмкинлеге нәкъ менә Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән ачылды, дип әйтәсем килә рәхмәт аша», — дип сөйләде проетның генераль продюссеры, Р.Ваһапов исемендәге фонд директоры Рифат Фәттахов.

впг3

Конкурсантлар арасында —  Татарстанлылар, татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләре һәм чит илләр, шул исәптән Швеция һәм Италиядән катнашучылар. Күрше Башкортостаннан гына да 100дән артык җыр кабул ителгән.

Конкурсның онлайн-форматта узган ярымфиналында 100гә якын чыгыш сайлап алынган. Финал тыңлаулар 14-15 сентябрь көннәрендә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узды.

«Яңа татар җыры» конкурсының гала-концерты 21 ноябрьгә планлаштырылган. Чара «Пирамида» мәдәни күңел ачу комплексында үтәчәк.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: ТАССРда чаңгы мәктәбен кем булдырган һәм беренче чуаш пьесасы кайда чыккан? Бу һәм күпмилләтле Татарстан тормышы турындагы башка кызыклы мәгълүматны «Татарстан — безнең йортыбыз» журналының махсус чыгарылышыннан укып белергә мөмкин
Далее: Рөстәм Миңнеханов күп милләтле Татарстан халкына тугрылыкта ант итте һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кереште

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57