«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә яңа «Апуш» балалар татар театр студиясенә кастинг узды. Аны Казан шәһәре Мэриясе оештырды. Кастингта 100гә якын укучы катнашты.
«Без «Апуш» балалар театр студиясенә старт бирдек. Кастингта укучыларны үз эшләренең осталары сайлап алды. Бу студиянең идеясе күптән безнең йөрәкләрдә яшәде. Әмма «Нур», «Без» кебек татар студияләре инде булу сәбәпле без уйга калдык. Тик мәктәпләр белән танышканнан соң, ихтыяҗ барлыгы ачыкланды. Бу елдан-ел укучыларның татар телендә сөйләшү дәрәҗәсе начараюга бәйле. Шуңа күрә мондый студияләр күбрәк булган саен, яхшырак. «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә студиянең уңышлы эшләве нәтиҗәсендә, шундый ук мәйданчыкны Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында ачарга телибез», – дип билгеләп үтте Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова
Кастинг барышында укучылар үзләренең сәләтләрен (җыр, бию, шигырьләр) күрсәттеләр, жюри әгъзаларының биремнәрен үтәделәр.
Әлеге чарада Казаннан гына түгел, Татарстанның Лаеш, Балтач, Арча районнарыннан да 9-15 яшьлек укучылар катнашты. Аларны Россиянең халык артисты, «Сәйдәш» мәдәни үзәге сәнгать җитәкчесе Лима Кустабаева, татар театры артисты, актерлык осталыгы буенча укытучы, «Апуш» студиясе җитәкчесе, «Перспектива» гранты иясе Алия Фәйзрахманова, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәләхова, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрыныж вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина, татар театры артисты, җырчы, музыкант Ильяс Фәйзрахманов бәяләде.
«Кастинг уңышлы узды. Балаларның әзерлек дәрәҗәсе төрле, алар арасында алдан әзерләнгән материал белән катнашучылар да бар иде. Без, жюри әгъзалары, укучы үзенчәлегеннән чыгып, биремнәр бирдек, төрле яктан бәяләргә тырыштык. Баланың эшләргә теләвенә һәм аның яңа алымнарны өйрәнүгә ачык булуына, биремнәрне үтәвенә басым ясадык. Үз чыгышлары вакытында малайлар һәм кызлар татар телен югары дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Әмма бу күнекмәләрне алар көндәлек тормышта да, сәхнәдә дә күрсәтергә тиеш. Кастинг нәтиҗәләре буенча студиягә 30 кеше сайлап алыначак, резервта тагын биш укучы булачак», – дип сөйләде Алия Фәйзрахманова.
Кастингны уңышлы узган кешеләр «Апуш» театр студиясенә бушлай йөри алачак.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге