(17 апрель, 2017 ел) Казанның «Боҗра» сәүдә үзәгендә Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары Татарстан халыклары Съездына багышлап флешмоб оештырды. Чарада «Татарстанның мәдәни бизәкләре» фестивале делегатлары катнашты.
Сәүдә үзәгендә оештыручылар махсус фотонокталар урнаштырдылар. Биредә теләгән һәркем республикага дөньяның төрле почмакларыннан килгән башка милләт вәкилләре белән фотога төшә алды. Бәйрәмнең махсус кунагы ТР атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина булды. Танылган җырчы үз репертуарыннан берничә җыр башкарды.
Әлеге чара III Татарстан халыклары Съездына һәм Экология елына багышланган иде. Ул республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклау һәм милли мәдәниятлар аралашуы аша студентлар һәм яшьләр мөхитендә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатында оештырылды.
Чарада 150гә якын яшьләр милли-мәдәни оешмалары, чит ил студентлары, шулай ук республикада милли-мәдәни проектларны чынга ашыручы яшьләр һәм студентлар берләшмәләре катнашты.
Татар-информнан тәрҗемә ителде