Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда “Яз Гүзәле – 2025” старт алды

Казанда “Яз Гүзәле – 2025” старт алды

admin 08.04.2025

Казанда “Яз Гүзәле – 2025” бәйгесе башланып китте. Бәйге барышында илнең төрле төбәкләреннән килгән студент кызлар үз сәләтләрен күрсәтәчәкләр.

Кичә кызлар Казан белән таныштылар, Кремльне карадылар, Кол Шәриф мәчетенә сокландылар, Иске Татар бистәсендә гизделәр. Ә кичен инде иҗади бәйгенең репетицияләре башланды. Бүген кич Казан дәүләт энергетика университетының актлар залында бәйгенең беренче көне – иҗади ярышлар уза. Кызлар җыр, бию, актерлык осталыгында көч сынашачаклар.

“Яз гүзәле”нең финалында татар гореф-гадәтләре белән кызыксынучы югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларыннан 30 кыз катнашачак. Бәйгенең финалы 9 апрель узачак.

“Яз Гүзәле – 2025” Татарстан Республикасы Рәисенең Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен һәм татар телен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге ярдәме белән уздырыла.

Матбугат.ру

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57