Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Яз. Тукай. Ватан» мәктәп театр коллективлары фестивале була

Казанда «Яз. Тукай. Ватан» мәктәп театр коллективлары фестивале була

admin 25.03.2016

(25 март, 2016 ел) 31 мартта Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Казан укучылары арасында «Яз. Тукай. Ватан» мәктәп театр коллективлары фестивале уздыра.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылган фестиваль татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы. Габдулла Тукайның (1886-1913) һәм артист, драматург, режиссёр Габдулла Кариевның (1886-1920) тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк.

Фестиваль мәктәп укучылары һәм яшьләр арасында ана теленә мәхәббәт уяту, милләтпәрвәрлекне арттыру, укучыларның мәдәни белемен камилләштерү, талантлы яшьләрне барлау һәм аларга булышу, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы иҗади, креатив карашлы шәхесләр үстерү максатын күздә тотып оештырыла.

Кариев театрыннан хәбәр итүләренчә, фестивальнең социаль партнерлары: Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге, “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналлары редакцияләре, “Гармония” гаилә үзәге.

http://tat.tatar-inform.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57