Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез » фестиваленә йомгак ясадылар

Казанда «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез » фестиваленә йомгак ясадылар

admin 22.05.2024

Бүген Казанда «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез»VI Шәҗәрә фестиваленә йомгак ясалды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә Мәдәният министры Ирада Әюпова да катнашты. Чара Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.

Пресс-служба Раиса РТ

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Президенты игълан иткән Гаилә елында аның кыйммәтләрен үстерүгә, тарихын саклауга игътибар бирү аеруча мөһим. «Һәрбер кеше өчен төп кыйммәт, һичшиксез, аның гаиләсе. Традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга без аерым игътибар бирәбез. Һәм Шәҗәрә фестивале моңа бик ярдәм итә», — диде Татарстан Республикасы Рәисе.

Ул шәҗәрә тарихына, Татарстан Республикасы тарихына зур игътибар биргәннәре өчен фестивальне оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәтен белдерде. «Бүген без барыбыз өчен дә үрнәк булган матур гаиләләрне күрдек. Сез — Республиканың, илебезнең нигезе, безнең киләчәгебез. Без сезнең белән горурланабыз!»- дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Чарада шулай ук Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе рәисе урынбасары һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының балалар һәм яшьләр белән эшләү бүлеге мөдире Диләрә Дамар катнашты.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57