Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда этник туристик маршрут тәкъдим ителде

Казанда этник туристик маршрут тәкъдим ителде

admin 20.04.2023

Казанда Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының «Этномәдәни Казан» милли туристик маршруты проекты презентациясе узды. Анда туристлык агентлыклары вәкилләре һәм шәһәр экскурсоводлары катнашты.

Проектның максаты — Казан халкында һәм кунакларында «Этномәдәни Казан» туристик маршруты буенча экскурсия ярдәмендә ТР территориясендә яшәүче халыклар, аларның гореф-гадәтләре белән танышу аша мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләү.

Программа кысаларында чакырылган экспертлар республикада яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәниятләре, милли киемнәр һәм декоратив-кулланма сәнгать эшләнмәләре белән таныштылар.

Презентациядә катнашучылар туристлык маршрутына кергән биш төп урында булдылар:

  • А. С. Пушкинн исемендәге мәдәни үзәк;
  • Татарстан Республикасының Немец йорты;
  • «ХЭСЭД МОШЕ» яһүд җәмәгать-хәйрия үзәге (Казан синагогасы бинасы);
  • Я.Е. Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәге;
  • Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты.

«Этномәдәни Казан» милли туристик маршруты проекты «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты ярдәме белән тормышка ашырыла.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57