Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә татар халык ашлары осталыгы бәйгесе үтәчәк

Казанда Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә татар халык ашлары осталыгы бәйгесе үтәчәк

admin 26.01.2017

(26 гыйнвар, 2017 ел) 27-28 февраль көннәрендә Казанда татар милли аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов исемендәге бәйге үтәчәк. Анда аш-су пешерүчеләр милли ризыкларны әзерләү буенча һөнәри осталыкта ярышачак.

Бәйге Казан һәм Татарстанның Рестораторлар һәм Отельерлар ассоциациясе тарафыннан Бөтендөнья татар конгрессы, Казан мэриясе белән берлектә оештырыла.

Чараның максаты – бүгенге чорда татар милли аш-суның сыйфатын күтәрү, татар милли ашларын популярлаштыру, аларны әзерләү осталыгына караган идеяләрне киң җәмәгатьчелеккә таныту.

Бәйге Ленин һәм Халыклар Дуслыгы ордены бүләкләре лауреаты, татар кулинариясе буенча бик күп китаплар авторы Әхмәтҗанов Юныс Әхмәтҗан улының тууына 90 ел тулуга багышлана. Татар ашчысы милли ашларны пешерү традицияләрен торгызу, аларны яңа идеяләр белән баету өчен үзеннән зур өлеш кертә.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57