Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Жемчужина мира-2024» матурлык бәйгесенә йомгак ясалды

Казанда «Жемчужина мира-2024» матурлык бәйгесенә йомгак ясалды

admin 13.06.2024

Татарстан башкаласында «Жемчужина мира-2024» XV еллык студентлар фестиваленең финалы узды. Быел югары титул өчен Казанда белем алучы 12 чит ил студенты көрәште.

Бу юлы җиңүне Үзбәкстаннан Камилә Исраилова яулады. Икенче урынны Казахстаннан Акбаян Серикказина, ә өченче урынны Таҗикстаннан Хүснүрә Таирова алды.

«Гариза барлыгы 40ка якын гүзәл заттан кабул ителде. Конкурс үзе дүрт этаптан тора: сайлап алу өлеше, катнашучылар тарафыннан рус шагыйре Александр Пушкинның шигырьләрен уку әдәби кичәсе, кунакчыллык дәресләре һәм турыдан — туры финал», — дип сөйләде Татарстан Республикасы халыклары Яшьләр ассамблеясе рәисе урынбасары Диләрә Дамар.

Ул  билгеләп үткәнчә, быелгы төп бүләк — авиаочыш өчен 20 мең сумлык сертификат.

Конкурсның финалы өч өлештән тора: дефиле, иҗади номер һәм үз гаилә традицияләре турында хикәя.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57