Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Һинд киносы фестивале башлана

Казанда Һинд киносы фестивале башлана

admin 08.10.2025

Бүген “Мир” кинотеатрында Һинд киносы фестивале башлана. Ул “TIME: Россия-Индия. Взаимная эффективность” форумы кысаларында уза. Фестивальнең тантаналы ачылышында Һиндстанның Россиядәге илчесе Винай Кумар, «Indian films» кинопрокат компаниясенең генераль директоры һәм продюсеры Карен Мирзоян катнашачак.

Шулай ук Һиндстан режиссерлары Нила Мадхаб Панда, Саджин Бабу, Биджикумар Дамодаран, актер Анупам Кхер һәм кино сәнгатен үстерү буенча милли корпорациянең генераль директоры Ачал Малхотра катнашыр дип көтелә.

Фестиваль бүген «Карлы чәчәк» драмасы белән ачылачак, аны режиссер Ганджендра Ахире тәкъдим итә. Әлееге фильм кешеләрнең эмоциональ халәте, төрле буыннар – бабайлар, әтиләр һәм балалар арасындагы тыгыз бәйләнеш турында.

Бүген шулай ук режиссер Тигманшу Дхулиа төшергән «Милан сөйләшүләре» дигән мәхәббәт хикәясе дә күрсәтеләчәк. Гашыйклар юлында төрле каршылыклар тора һәм яшьләргә аларны җиңәргә туры киләчәк.

Иртәгә көндез “Портретлар” фильмыф. Аны Биджикумар Дамодаран тәкъдим итәчәк. Кич “Сани Санскари һәм Тулси Кумари” Фильмны «Indian films» кино прокаты компаниясе генераль директоры һәм продюсеры Карен Мирзоян тәкъдим итә. Сюжет буенча Делидагы ике гашыйк элеккеге хисләрен кабызырга тырышалар, бу төрле алдашуларга китерә. Хаос көчәя барган саен, көтмәгәндә яңа ялкын кабына.

9ында шулай ук «Театр – чынбарлык мифы» фильмы. Аны режиссер Саҗин Бабу тәкъдим итә. Фильм ике хатын-кыз тормышы аша хорафатларның һәм хәзерге заманның кыенлыкларын тикшерә.

10 октябрьдә – «Джолли 3» комедиясе. Ике адвокат – зирәк Джолли Мишра һәм шаян Джолли Тьягиның кискен бәрелешләре, көтелмәгән борылышлар һәм Һиндстан хаосы.

Фестиваль Болливуд киносының гаҗәеп дөньясын күрергә мөмкинлек бирәчәк һәм Һинд киносы сәнгатен яратучылар өчен чын бәйрәм булачак.

Барлык киноларны бушлай карап була, әмма кинотеатр сайтында теркәлү кирәк.

Матбугат.ру

Continue Reading

Previous: Татарстан Язучылар берлеге Россия берлегенә кушылды
Next: “Гәүһәр” проектының дүртенче сезонына старт бирелде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57