Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казандагы ДЧ: синхрончыларның ике «алтын»ы Россиягә Кытайны куып җитәргә мөмкинлек бирде

Казандагы ДЧ: синхрончыларның ике «алтын»ы Россиягә Кытайны куып җитәргә мөмкинлек бирде

admin 31.07.2015

(31 июль, 2015 ел) Хәзер Россия командасы активында — 6 алтын, 2 кемеш, 1 бронза медальКазанда уза торган Спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты ярышларының 6 нчы көне нәтиҗәләре буенча Россия җыелмасы тупланмасы ике алтын медаль белән тулыланды. Хәзер чемпионат хуҗалары 6 алтынга ия, алар барысы да синхон йөзү буенча ярышларда алынган.

Башта Наталья Ищенко һәм Светлана Ромашина ирекле программада хатын-кызлар дуэты белән чыгыш ясап беренче урынны алдылар. Аннан соң техник пррограммада көмеш медаль алган Александр Мальцев һәм Дарина Вәлитова микст дуэты америкалылардан реванш алып, ирекле программада җиңүгә иреште. Россия ватерполчы хатын-кызлары, ир-атларга караганда, күпкә уңышлырак уйный. Россиянең су тубы осталары — гүзәл затларның Кытай командасына каршы матчы тигез исәп белән тәмамланды һәм алар турнирның чирек финалына узды.

Хәзер Россия командасы активында 6 алтын, 2 кемеш, 1 бронза медаль бар. Россия вәкилләре алтын медальләр саны буенча Кытай белән тигезләште, әмма медальләрнең гомуми саны буенча әлегә калышалар. Кытай 6 алтын, 6 көмеш, 3 бронза медаль белән беренче урында. АКШ җыелмасы (3-1-1) — өченче урында.

Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57