Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанга Бурят артистлары киләчәк

Казанга Бурят артистлары киләчәк

admin 06.04.2016

(6 апрель, 2016 ел) 19-23 апрельдә “Әкият” курчак театрында Бурятия республикасы Улан-Удэ каласының “Ульгэр” курчак театры гастрольләре узачак.

teatr(1)

“Ульгэр” коллективы бик күп дәрәҗәле фестивальләрдә катнашып, дипломнарга лаек булган. Шулай ук Россиянең “Алтын битлек” милли театр премияләренә дә ия.

Исегезгә төшереп узабыз: Казан курчакчылары Бурятиягә 2014 елда барганнар иде. Биредә ул елны Татарстан артистлары Россиядә мәдәният елы уңаеннан чыгыш ясадылар.

– Без беренче тапкыр Бурятиядә 2014 елда булдык. Безнең “Гуси-лебеди” һәм “Өч кыз” спектакльләре “Ульгэр” курчак театрында тулы залда узды, – диде Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Әкият “ курчак театры директоры Роза Җаппарова. – Хәзер бурят артистлары безгә килә. Әлеге күркәм проектлар ике театр арасындагы иҗади дуслыкны, элемтәләрне ныгытсын иде.

Төрле республикаларда эшләүче театрлар белән элемтәдә тору, алмаш гастрольләр оештыру иҗат кешеләренә яңа яктан ачылырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек тудыра.

Бурятия артистлары Казан тамашачысына 4 спектакль тәкъдим итәргә җыена. “Байкал кызы – Ангара” мәхәббәт турында риваять, “Чудесный клад” музыкаль спектакль, “Паппет-Пати” курчак-эстрада тамашасы һәм “Волк и семеро козлят” рус халык әкияте яшь тамашачылар күңеленә хуш килер, дип хәбәр итә “Әкият” курчак театрының матбугат үзәге.

http://intertat.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57