Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанга чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән антрополог һәм этнологлар җыела

Казанга чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән антрополог һәм этнологлар җыела

admin 25.01.2019

(25 гыйнвар 2019) 2-5 июль көннәрендә Казанда Россия антропологлары һәм этнологларының XIII конгрессы узачак. ТР Дәүләт Советында шушы чараны оештыруга әзерлек буеча беренче киңәшмә үтте.

33396_pic

Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, конгрессны Казанда уздыруга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәер-фатихасын биргән. Фәрит Мөхәммәтшин чарага әзерлек буенча эшче төркем төзеләчәген әйтте. Аның сүзләренә караганда, форумга Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 700ләп белгеч килүе көтелә.

Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты директоры, тарихчы Валерий Тишков конгрессның ниһаять Казанда узачагына шат булуын белдерде.

«Миннән гел, нигә һаман Казанда үткәрмибез инде, дип сорыйлар иде. Чират Казанга да килеп җитте», — диде.

Валерий Тишков сүзләренә караганда, соңгы елларда конгресста катнашырга теләүчеләр саны артып тора, заявкаларның 1 меңнән арткан чагы да булган. Ул форумга бер һөнәр вәкилләре генә түгел, катнаш дисциплина белгечләре дә киләчәген билгеләп узды.

33410_pic

Аның әйтүенчә, конгресс уза торган урында шушы юнәлештә эшләүче мәктәп, белгечләр булу да әһәмиятле.

«Шул вакытта без фәнни эш күтәрелешен күрәбез. Ә Казан бу яктан көчле. Университетта этнология кафедрасы, Мәрҗани институтында да этнология секторы бар. Безне Татарстандагы этнография үзәкләре дә кызыксындыра», — диде.

Фәрит Мөхәммәтшин конгресс кысаларында кунакларны төрле истәлекле урыннар, Лаеш, Арча яклары белән дә таныштыруны, барасы объектлар әзерлек барышында тәгаенләнәчәген әйтте.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары — ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев аның сүзен җөпләп, бөтен матурлыкны күрсәтү өчен туристик маршрутлар уйланачагын әйтте. Шулай ук парковкалар, волонтерлар эше, кунакханәләргә урнаштыру, тукландыруны оештыру мәсьәләләре барысы да нечкәлекләренә кадәр хәл ителәчәген белдерде.

33414_pic

Этномәдәни мохитне күрсәтү программасын төзү, республика турында фильм әзерләүне, этнографик кино күрсәтү өчен мәйданчык оештыруны уйларга кушты. Атна дәвамында планга төзәтмәләр, тәкъдимнәр кабул ителәчәген искәртте. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова милли бәйрәмнәрне күрсәтүне дә уйларга кирәк дигән фикердә.

ТР Дәүләт Советы

Продолжить чтение

Назад: Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе ачык дәресләргә чакыра
Далее: Татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиадада катнашучылар саны ике тапкырга арткан

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57