(13 ноябрь, 2015 ел) Хәтерләсәгез, берникадәр вакыт элек журналистлар арасында федераль күләмдә “Многоликая Россия” конкурсы игълан ителгән иде. Бу көннәрдә Казанга бәйге җиңүчеләре җыелды.
Билгеле булганча, “Многоликая Россия” конкурсы беренче тапкыр 2006 елда ук игълан ителгән булган. Бәйгенең төп максаты – ил өчен зур әһәмияткә ия булган, аеруча кызыклы, әһәмиятле, мәдәни мирасны үстерүгә һәм саклап калуга зур өлеш керткән журналистларны билгеләү. Милли гореф-гадәтләрне таныту, Россиядә гомер итүче төрле милләт вәкилләрендә бер-берләренең мәдәниятенә һәм сәнгатенә кызыксыну уяту да әлеге конкурсның аеруча мөһим бурычлары рәтендә карала.
Бу аңлашыла да: милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда, төрле халыкларның милли һәм мәдәни гореф-гадәтләрен танытуда журналистлар зур урын тота. Кызганыч, матбугат чараларында әлеге тема уңышлы яктыртыла дип әйтеп булмый. Ни өчендер, ММЧлар милләтара мөнәсәбәтләр турында язудан һаман да читләшә…
“Многоликая Россия” конкурсы кысаларында уздырылган этникара журналистика Гильдиясе президенты Маргарита Лянге тарафыннан үткәрелгән семинар нәкъ менә шушы мәсьәләләргә багышланды.
«Бездә этникара журналистикага һаман да тиешле игътибар бирелми. Мәсәлән, спорт журналисты театрга барып, премьера турында яза алмый бит. Ә милләтара мөнәсбәтләрне ныгытуга, халыклар арасындагы дуслыкны чагылдыруга багышланган чараларга, кагыйдә буларак, кем булдыра ала, шул йөри. Кызганыч, алар әлеге теманың ни дәрәҗәдә кызыклы һәм мөһим булуын аңлап эш итми. Нәтиҗәдә, әлеге журналистларның язма һәм сюжетлары да халыкта бернинди хис-кичерешләр уятмый», — дип белдерде Маргарита Лянге.
Кагыйдә буларак, хәзерге вакытта Россиядә матбугат чараларының эшчәнлеге негатив яңалыкларны чагылдыруга юнәлгән. Кем кемне үтергән, кайда нәрсә шартлаган, нинди авария булган – халыкка шулар кызык, янәсе.
«Әлбәттә, халык мондый яңалыклар белән кызыксына. Тик бездә андый яңалыклар шул дәрәҗәдә күп ки, кеше үзен “катастрофалы” илдә яшим дип күз алдына китерә. Мондый шартларда милләтара мөнәсәбәтләрне чагылдыруга, гореф-гадәтләр һәм төрле халыкларның үзенчәлекле якларын күрсәтә торган язмаларга ихтыяҗ аеруча арта. Халык кызыклы, күңелле, уйланырга мәҗбүр итә торган аналитик язмаларга мохтаҗ», — дип дәвам итте сүзен Маргарита Лянге.
Бәйгедә катнашучылар алдында Сәяси тикшеренүләр институты генераль директоры Сергей Марков та чыгыш ясады. Ул Россиянең матбугат чараларында милләтара мөнәсәбәтләрне яктырту мәсьәләләре турында сөйләде.
Шунысын да билгеләп үтәбез: “Многоликая Россия” конкурсына җыелган кунакларга Казан буйлап махсус экскурсия дә уздырылды. Алар Казан, Татарстан тарихы белән танышты, шәһәрнең истәлекле урыннарында булды.
Мәгълүмат http://intertat.ru сайтыннан алынды