Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанлылар «Алтын хәситә» халыкара милли костюмнар конкурсында катнаша ала

Казанлылар «Алтын хәситә» халыкара милли костюмнар конкурсында катнаша ала

admin 20.01.2020

(20 гыйнвар 2020) Милли костюм традицияләренә багышланган «Алтын хәситә» халыкара конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала, җиңүчеләр костюмнар коллекциясен тегүгә акчалата сертификат алачак.

Конкурста җиңү өчен иҗат коллективлары, остаханәләр, үзәкләр, һөнәрчелек йортлары һәм мода театрлары, рәссамнар, коллекционерлар, урта махсус уку йортларының һәм югары уку йортларының иҗади белгечлекләре укучылары һәм педагоглары көч сынаша ала.

Конкурс берничә номинация буенча үткәрелә: реконструкцияләнгән тарихи милли костюм, сәхнә милли костюмы, заманча авторлык костюмы (Casual стиле), милли балалар киеме, баш киемнәре һәм аксессуарлар, милли киемдәге курчак.

Җиңүчеләр үзләренең костюмнар коллекциясен тегүгә акчалата сертификат алачак.

Конкурсны үткәрү тәртибе һәм шартлары белән tatfolk.ru сайтында «Нигезләмәләр» бүлегендә танышырга мөмкин. Конкурсантларның катнашу һәм эшләре өчен гаризалар 20-нче февральгә кадәр gctf2003@list.ru почтасы адресына кабул ителә, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан Мэриясе

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57