Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанлылар Чумылдыру — Крещение бәйрәмендә 7 бәкедә чумып чыга ала

Казанлылар Чумылдыру — Крещение бәйрәмендә 7 бәкедә чумып чыга ала

admin 19.01.2015

(19 гыйнвар) Бүген православие вәкилләре Чумылдыру — Крещение Господне бәйрәмен билгеләп үтә

Казанлылар Чумылдыру - Крещение бәйрәмендә 7 бәкедә чумып чыга ала 16

  18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә һәм киләсе көн дәвамында махсус ясалган бәкедә – иорданьда суга чуму традициясе бар. Казанда чумылдыру өчен барлыгы 7 бәке-мәйданчык ясала.

Чумылдыру (крещение) бәйрәмендә Татарстанда яшәүчеләр өчен «Живоносный источник» чиркәве, Красная Горка бистәсендә Николай чиркәве, Тынычлык бистәсендә Мәрьям ана Казан иконасы мәхәлләсе, Коткаручының кулдан ясалмаган сурәте — Нерукотворный образ Спасителя мәхәлләсе, изге бөекизаланучы Параскева Пятница чиркәве, Борисково бистәсендә Илия пәйгамбәр мәхәлләсе һәм Левченко бистәсендә “Всецарица” Мәрьям ана иконасы хөрмәтенә мәхәллә изге суда чумылу чарасы оештырыла.

Суга чумылу өчен якындагы Идел һәм Казансу елгаларында, Югары Кабан, Зәңгәр һәм Раифа күлләрендә бәкеләр ясалачак, дип сөйләде “Татар-информ” МА хәбәрчесенә Татарстан митрополиясе Архиерейский советы секретаре иеромонах Филарет (Кузьмин).

«Крещение бәйрәмендә су коену ул мәҗбүри традиция түгел, — бу һәр кешенең теләгеннән тора, — дип билгеләп үтте Филарет атакай. – 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә чиркәүләрдә гыйбадәт кылганнан соң, бәкеләрдә суны изгеләштергәч кенә коенырга ярый”.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57