Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанлылар Май чабуны бәйрәм итте

Казанлылар Май чабуны бәйрәм итте

admin 12.03.2016

(12 март, 2016 ел) Башкалада Май чабу бәйрәменә төрле милләттәге халык вәкилләре җыелды. Бәйрәм узган  Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе янындагы скверны киләчәктә Дуслык скверы, дип атау тәкъдиме дә юкка барлыкка килмәгән.

DSC09547

Төп сәхнәдән ерак түгел уеннар мәйданчыгы оештырылган. Монда балалар да, яшьләр дә фольклор уеннарын уйнады. “Трифон”, “Селезень-утка”, “Заинька-серенький” уеннарын уздырабыз”, – дип сөйләде Рус фольклорының сәнгать җитәкчесе Cветлана Первакова.

Бәйрәмнең тантаналы ачылышында Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин, Казан шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Гречанникова, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, рус милли-мәдәни берләшмәсе Ирина Александрова катнашты.

IMG_8851

— Әлеге бәйрәм һәрвакыт кышны озату белән ассоциацияләнә. Кыш әле һаман да яз белән көрәшә, шуңа күрә бүген кояш күренми. Ләкин без бүген шушының кадәр халык белән, яхшы энергетика белән язны тизләтергә ярдәм итәрбез, – дип сәламләде Наталья Гречанникова.

IMG_9449-e1457790314692

Бәйрәм фольклор җыр-биюләре белән үрелеп барды. Рус, мари, чуаш, керәшен халыклары тамашачыларны үз иҗатлары белән сөендерде. Бәйрәм ахырында масленица карачкысын яндырдылар. Сынамыш буенча, әлеге карачкы белән бергә борчу-мәшәкатьләр, чирләр дә китә.

http://intertat.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57