Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанлылар 12 март көнне “Май чабу” – “Широкая Масленица”ны бәйрәм итәчәк

Казанлылар 12 март көнне “Май чабу” – “Широкая Масленица”ны бәйрәм итәчәк

admin 04.03.2016

(4 февраль, 2016 ел) 12 мартта Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе янындагы скверда “Май чабу” – “Широкая Масленица-2016” дигән зур күңел ачу чарасы үтә.

Кышны озатуга багышланган бәйрәм программасында: матур гадәткә әйләнгән карачкы яндыруны үз эченә алган театраль тамаша, концерт һәм күңел ачу программасы, такмак әйтүчеләр бәйгесе, яшьләр биюләре һәм уеннары, кул эшләнмәләре ярминкәсе. Теләге булганнар тәмле кайнар коймактан авыз итә алачак.

Сквер территориясендә балалар мәйданчыгы, бию һәм уен мәйданчыклары эшләячәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте. Төп сәхнәдә халык җырларын һәм биюләрен башкаручылар, “Петрушки” театры артистлары чыгыш ясаячак. Фольклор яратучылар сәхнәдә рус, мари, чуваш, керәшен һәм мордва халыкларының иҗат төркемнәрен күрәчәкләр.

Бәйрәм программасы түбәндәгечә.

Сәгать 11.00 кунаклар өчен кул эшләреннән оештырылган ярминкәләр эшли башлый.

Сәгать 12.00 бәйрәмне рәсми рәвештә ачу тантанасы була.

Сәгать 12.30 сәхнәдә иҗат төркемнәре катнашында бәйрәм концерты башлана. Шул ук вакытта төрле мәйданчыкларда интерактив программалар алып барылачак. Яшьләр мәйданчыгында теләге булган һәр кеше аркан тартышуга, халык уеннары, көрәшкә кушыла ала. Балалар мәйданчыгында нәниләр өчен махсус уеннар оештырылачак.

Сәгать 14.30 барлык кунакларны кулга-кул тотынып әйлән-бәйлән җырларга чакыралар. Шул ук вакытта Кыш озату бәйрәменең төп бизәге булган Карачкыны яндырачаклар.

Сәгать 15.00 барлык бәйрәм кунаклары һәм катнашучылар белән берлектә зур әйлән-бәйлән оештырылачак.

Кыш озату бәйрәме шулай ук шәһәрнең җиде районында да билгеләп үтелә.

Авиатөзелеш районында яшәүчеләр Кадыш бистәсендә урнашкан мәктәп тирәсендә бәйрәм итә ала — биредә Кыш озату кичәсе 12 март көнне сәгать 14.00 оештырыла, Сухая река торак массивында яшәүчеләр 12 мартта сәгать 11.00 бәйрәмгә кушыла ала, Борисоглебск бистәсендә яшәүчеләр бәйрәм кичәсен 13 март көнне сәгать 14.00 үткәрәчәкләр. Идел буе районындагы халык кышны Сыртланова урамында урнашкан паркта 13 март көнне сәгать 11.00 “озатачак”, Киров районындагы халык исә Аккош күле тирәсендә бәйрәм итәчәк. Биредә бәйрәм чарасы 13 март сәгать 11.00 билгеләнгән. Совет районында яшәүчеләр Кыш озату кичәсен Вознесение торак массивында 12 мартта сәгать 11.00 үткәрәчәкләр.

Бәйрәмне оештыручылар – Казан каласы Башкарма комитеты, Татарстанның халыклары ассамблеясы һәм Дуслык йорты, Казан рус милли-мәдәни берләшмәсе, белорусларның “Спадчына” (“Наследие”) иҗтимагый оешмасы, Украина милли-мәдәни автономиясе, Казан мариларының милли-мәдәни автономиясе, ТР мордваларының милли-мәдәни автономиясе, “Казан” милли мәдәни үзәге” рус фольклор үзәге.

http://tat.tatar-inform.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57