(27 июнь 2016) Яшьләр көне уңаеннан Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы Казан халкына һәм кунакларына яңа иҗади проект – “Күптөрле Татарстан” («Многоликий Татарстан») фотокүргәзмәсен тәкъдим итте.
Фотокургәзмә ял көннәрендә Кремль яр буе һәм Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында эшләде. Аның үзенчәлеге шунда, төрле милләт вәкилләре фотога милли костюмнарсыз һәм атрибутларсыз төшкәннәр. Оештыручылар әйтүенчә, күргәзмәне карап китүчеләр үзләре өчен яңа милләтләрне ачканнар, кайсы халыкның чынлыкта нинди булуын төгәлрәк күзаллый алганнар, ялгыш фикерләреннән арынганнар.
Күргәзмәдә барлыгы 32 фотосурәт тәкъдим ителгән. Аларның авторы – танылган фоторәссамчы Айрат Абзалов. Күргәзмәнең оештыручылары – Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы һәм ТР “Үзбәкстан Республикасы яшьләре иҗтимагый оешмасы”.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге