(27 гыйнвар) XVII республика матурлык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылды.
27
Виктория Казан дәүләт ветеринария медицина академиясенең беренче курсында белем ала.
Кыз шулай ук конкурсның алдынгы этабы булып саналган «Beauty round»да «Мисс талант» номинациясендә дә җиңде.
Татарстанның иң гүзәл кызы исеме конкурсның кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган финал этабы кысаларында игълан ителде.
Казаннан 19 яшьлек Алисә Маненова — беренче, Чаллыдан 18 яшьлек Гөлчәчәк Акбитова икенче вице-мисс дип табылды.
«Татарстан гүзәле» конкурсының финалында «Казан гүзәле» дә сайланды. Быел әлеге исемгә Казаннан 19 яшьлек Камилла Җәләлиева лаек булды.