Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанның Актерлар йортында рус телле балаларга татарча спектакль күрсәтеләчәк

Казанның Актерлар йортында рус телле балаларга татарча спектакль күрсәтеләчәк

admin 02.12.2016

(2 декабрь, 2016 ел) 7 декабрьдә Казанда М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында “Нур” балалар театр-студиясе “Нәни принц” спектаклен күрсәтәчәк. Антуан де Сент-Экзюпериның танылган әсәре рус телле балаларга татар телендә тәкъдим ителәчәк.

Бу хакта Актерлар йортының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Нур» театр-студиясе Актерлар йортында Татарстан Театр әһелләре берлеге тәкъдиме белән 2012 елдан эшләп килә.

Тамашачылар – Казан мәктәпләрендә 1-4 сыйныфларда белем алучы укучылар. Балалар рус телле яшьтәшләренә спектакльне татар телендә уйнап күрсәтүе – аларга татар телен өйрәнергә ярдәм итү максатын тота. Шуңа күрә тамашаны Татарстанның Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре дә карап бәяләячәк.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57