Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Халыклар дуслыгы йорты затлы укытучы профессиясенә кагылышы булган һәркемне профессиональ бәйрәм белән котлый!
Укытучылар көнендә безнең порталга Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры урынбасары Ләйсән Сафиуллина интервью бирде.
— Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе үзенең чирек гасыр юбилеен уздырды һәм бер ай элек 26 нчы уку елы башланды. Яңа уку елында мәктәптә ничә укучы укый?
— 1 сентябрьдә 22 милли бүлек, шулай ук вокал һәм хореография бүлекләре эшли башлады. Барлыгы – 24. Уку елы башына бездә барлыгы 350 укучы исәпләнә, ләкин практика күрсәткәнчә, гадәттә бу сан ел ахырына таба арта бара. Без 500 укучыга исәп тотабыз. Бу – телләрне өйрәнүче балалар да, өлкәннәр дә.
— Нинди яңа юнәлешләр һәм яңа бүлекләр ачылды?
— Бу уку елы безнең өчен яңалыкларга бай булды. Берникадәр ялдан соң янәдән таджик, әфган һәм корея бүлекләре эшли башлады. Шулай ук яңа якут һәм үзбәк бүлекләре ачылуга бик шатбыз.
— Укытучылар көнендә бу сорауны бирми калу мөмкин түгел: Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укытучыларының үзенчәлеге нидә?
— Алар балаларны монда үзләренә ниндидер файда ясау максатыннан укытырга килмиләр. Кагыйдә буларак, укытучылар шимбә көненә кадәр гадәти мәктәпләрдә укыталар һәм атнага бердәнбер ял көннәрен безнең мәктәптә балаларга туган телләрен, мәдәниятләрен өйрәтүгә багышлыйлар. Укытучыларыбыз милли бүлекләр ябылуга каршы. Бу алар өчен җиң сызганып эшләргә этәргеч булып тора да инде. Шуңа күрә, педагогларыбызны икенче төрле миссионерлар, белем уты өстәүчеләр дип атарга да мөмкин.
— Укытучыларның мондый игелекле омтылышлары укучылар тарафыннан игътибарсыз калырга тиеш түгел. Педагоглар «җавапка» ни ала?
— Моны үз күзләрең белән күрергә кирәк. Җәйге каникуллардан соң укучылар шатланып мәктәпкә киләләр. Аларның көләч йөзләрен һәм елмаюларын күрү ничек рәхәт! Безнең мәктәпкә балалар кирәк өчен түгел, ә үз теләкләре белән йөриләр. Ә бу бит киләчәк буында да чагыла. Күп еллар элек Күпмилләтле якшәмбе мәктәбен тәмамлаган укучыларыбыз үз балаларын да безгә алып киләләр. Моннан да бигерәк, мисалга, немец бүлеге педагогы Марта Галицкая кайчандыр безнең мәктәптә укыды, хәзер исә үзе яшь буынга белем бирә.
— Бәйрәм көнендә укытучыларга һәм укучыларга нинди теләкләрегез бар?
— Укучыларга мин директорыбыз Маринэ Мануиловна Хухунашвили сүзләре белән әйтер идем: «Туган телегезне яратыгыз, туган телегезне хөрмәт итегез, туган телегезне кадерләгез!». Ә укытучыларга, әлбәттә, нык сәламәтлек, тырыш һәм тыңлаучан укучылар, тыныч күк йөзе телим.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге