(22 май 2015) Аларны Казанда үткәрелә торган мөселман киносы фестивале кысаларында күрсәтү мөһимлеге турында сүз булды.
ТР МДН тарафыннан икенче ел үзенчәлекле иҗтимагый роликлар эзерләнә һәм киң җәмәгатьчелеккә таратылып килә. Изгелеккә омтылырга, мәрхәмәтле булырга чакырган, ислам кыйммәтләрен дәгъватлаган, татар халкының традицион рухи мирасын күрсәткән әлеге роликлар бүгенге заман җәмгыятьтә үзара җылы элемтәләр коруның яңа бер алымы булып тора. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә тәгаенләп, Кол Шәриф мәчетенең 10 еллыгына багышланган «Минем гаиләмнең шамаиле» республика акциясе кысаларында рухи кыйммәтләребезне күрсәтүче яңа роликлар әзерләде. Әлеге роликлар татар һәм рус телләрендә, татар шамаилләренә һәм шәҗәрә ясауга багышланган.
Бүген, 22 майда, Кол Шәриф мәчетендә яңа социаль роликларның презентациясе үткәрелде. Чарада ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, танылган кинорежиссер Илдар Ягъфәров, Ислам мәдәнияте музее җитәкчесе Нурия Гәрәева, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты.
Кичә “Минем гаиләмнең шамаиле” республика акциясе кысаларында Кол Шәриф мәчетендә шамаилләр күргәзмәсе ачылуын искәртеп, Рөстәм хәзрәт шамаилләрнең татар халкы рухи мирасы буларак зур кыйммәткә ия булуы хакында сөйләде.
Татар халкы каллиграфия белән бәйле бар дөньяга таралган ике зур гамәл башкарган. Аның беренчесе — татарлар беренче басма Коръән нәшер итәләр. Татарлар эшләгән каллиграфик шрифтлар ярдәмендә басылган Изге Китап дөнья буйлап тарала. Икенче гамәл ул – бары тик безнең халыкка гына хас ысул белән шамаилләр ясау. Бүгенге көндә исә нәзарәт тарафыннан социаль роликлар эшлибез. Алар аша исламның, мөселманнарның мәрхәмәтле, күркәм булуын күрсәтергә тырышабыз. Шулай ук татар мөселманнарының рухи мирасын тәкъдим итәбез, диде Рөстәм хәзрәт Батров.
Кинорежиссер Илдар Ягъфәров та бала-чактан үзенең шамаилләр күреп үсүен искә төшерде. Роликларны әзерләүдә яшьләр дә катнашуы хакында әйтте. Ислам мәдәнияте музее җитәкчесе Нурия Гәрәева исә татарларның дини-рухи кыйммәтләре турында сөйләүче бу роликларны муйзеларда да күрсәтү кирәклеге хакында сөйләде. Шулай ук аларны Казанда үткәрелә торган мөселман киносы фестивале кысаларында күрсәтү мөһимлеге турында сүз булды.
“Татар-информ” МА