Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенә 20 ел тулды

Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенә 20 ел тулды

admin 21.04.2016

(21 апрель, 2016 ел) Юбилей уңаеннан Татарстан халыклары Дуслык Йортында “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” мәгариф үзәге укучылары, мөгаллимнәре һәм әлеге мәктәпне тәмамлаган укучылар катнашында бәйрәм концерты үтте (ФОТО).

IMG_6317

Тамашачыларга якшәмбе мәктәбенең тарихын һәм бүгенгесен чагылдырган интерактив тамаша күрсәттеләр. Күпләр өчен төрле елларда якшәмбе мәктәбен тәмамлаган дөньяның төрле почмакларында яшәүче укучыларның видеомөрәҗәгате көтелмәгән бүләк булды.

Күпмилләтле якшәмбе мәктәбен котларга дип күп кунаклар килгән иде: ТР Дәүләт Советы депутаты, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитет рәисе Разил Вәлиев, РФ Иҗтимагый палата әгъзасы Татьяна Забегина, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов , Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Хадиуллин, Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов  һәм башкалар.

IMG_6650

Бәйрәмдә әфган, чуаш, башкорт, керәшен, корея, һинд, гарәп, төрек, әзербайҗан, әрмән, төрекмән, грузин бүлекләре үзләре әзерләгән чыгышларын күрсәттеләр. Сәхнәдә шигырьләр укылды, җырлар җырланды, биюләр башкарылды, ә төрек бүлеге “Эбру” борынгы сәнгате (суда рәсем ясау) белән шаккатырды.

Укучылар белән беррәттән Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе мөгаллимнәре хоры чыгышы да бәйрәмгә ямь өстәде. Ә кичәнең иң якты өлеше -якшәмбе мәктәбенең визит карточкасы – “Жемчужинки” вокаль ансамбле башкаруындагы җыр булды.

IMG_6565

Белешмә: 1992 елда Казан шәһәренең Совет урамында урнашкан Пионерлар йортында еврей якшәмбе мәктәбе ачыла. Биредә еврей группасыннан кала чуаш, әрмән, украин һәм мари бүлекләре дә оеша. Ә 1995 елда Казан шәһәре администрация башлыгының №1031 карары белән “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” мәгариф үзәге теркәлә. Әлеге мәктәп Казанда яшәүче төрле милләттән булган олылар һәм балалар үзләренең туган телләрен, үз халыкларының мәдәниятларын һәм гореф-гадәтләрен, фольклор, җыр һәм биюләрен өйрәнә алсын өчен оештырыла. Әмма мәктәпнең ишекләре әлеге дәресләрне тыңларга теләге булган рус, татар һәм башка милләт вәкилләре өчен дә һәрчак ачык. Биредә шулай ук инглиз, корея, хинди кебек чит телләрне өйрәнергә; һинд, башкорт, кавказ һәм башка халык биюләре белән шөгыльләнергә мөмкин. Бүгенге көндә Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә 18 бүлек эшләп килә.

Татарстан халыклары дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57