Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе якшәмбе мәктәпләре фестивалендә гран-при яулады

Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе якшәмбе мәктәпләре фестивалендә гран-при яулады

admin 02.03.2021

(2 март 2021) Татарстан Республикасының күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары Фестивале гала-концерт белән тәмамланды. Төп призны Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең «Жемчужинки» күпмилләтле вокаль ансамбле яулады.

IMG_0865

Вокал номинациясендә дә якшәмбе мәктәбе укучылары беренче урыннарны яуладылар:
Варвара Костина — 1 урын;
Тэтэвик һәм Мария Арутюнян дуэты — 1 урын.

Халык иҗаты номинациясендә:
София һәм Стефания Чаркиналарр дуэты — 1 урын

Хореография номинациясендә беренче урынны «Сакарвело» бию коллективы, шулай ук солист Хамис Магомедова яулады. Ике җиңүче дә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тея Пертаяда шөгыльләнә.

«Жемчужинки» ансамбле кызлары безне бердәм булулары белән әсир итте. Алар бердәм организм буларак чыгыш ясадылар: урыны-урыны белән бер-берсен күз карашы белән тойдылар, аңладылар һәм ярдәмләштеләр. Барлык параметрлар буенча алар башкалардан өстен булды, шуңа да алар һичшиксез — җиңүче», — дип сөйләде жюри рәисе — ТАССРның халык артисты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Римма Ибраһимова.

Фестивальдә барлыгы 1120 бала катнашты, алар «Хореография», «Вокал», «Халык иҗаты» номинацияләрендә өч яшь категориясендә җиңү өчен көрәштеләр. Проектның зона этаплары Казанда, Әлмәттә һәм Яр Чаллыда узды. Финалга катнашучыларның 20% тан кимрәге — 193 бала үтте.

«Вокал» номинациясендә беренче урыннарны Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе, шулай ук Ютазы районының Урыссу гимназиясе укучылары яулады. Хореографиядә «Сакарвело» ансамбле, «Ритм» бию коллективы, шулай ук Казанның күпмилләтле якшәмбе мәктәбе солисты җиңүче булды. Халык иҗатында «Родничок» балалар фольклор коллективы, Казан шәһәренең күпмилләтле якшәмбе мәктәбе дуэты һәм Минзәлә районы Калтак урта гомуми белем бирү мәктәбенең кашыкчылар ансамбле уңышлы чыгыш ясады.

«Мин беренче ел гына фестивальнең жюри әгъзасы түгел, чыгышларның дәрәҗәсе елдан-ел арта бара дип төгәл әйтә алам. Катнашучыларның үз милләтләрен саклаулары мине сөендерә. Әрмәннәр, үзбәкләр, таджиклар — кем генә юк. Фестивальдә беренче тапкыр катнашканда, Татарстанда дөрестән дә шуның кадәр милләт бар мени, дип гаҗәпләнгән идем», — дип тәэсирләре белән уртаклашты Ибраһимова.

Ул билгеләп үткәнчә, үсеп килүче буын үз телен һәм мәдәниятен саклап калсын өчен төрле милләт вәкилләрекүп нәрсә эшлиләр.

«Балаларның үз милләтләре белән горурлануларына сокланам. Мондый фикерне татарларга карата әйтә алмыйм: бездә бу хис андый ук дәрәҗәдә чагылмый. Бәлки, бу Татарстанда татарларның күп булуына бәйледер. Чөнки шул ук вакытта башка милләт вәкилләре сан ягыннан калыша, һәм бу аларны берләштерә дә», — дип сөйләде жюри рәисе.

Фестивальне оештыручылар тарафыннан тугыз махсус номинация оештырылган иде, алар арасында «Тамашачылар мәхәббәте призы», «Халык традицияләрен саклаган өчен», «Якты сәхнә образы өчен» һ.б. бар иде.

Татар-информ материалы тәрҗемәсе

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57