Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанның Рерихлар җәмгыятенә 25 ел

Казанның Рерихлар җәмгыятенә 25 ел

admin 22.09.2015

(22 сентябрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында Казанның Рерихлар җәмгыяте юбилеена һәм аның алыштыргысыз рәисе Наилә Әбделманованың юбилеена багышланган кичә үтте.

IMG_7225

Кичә башланыр алдыннан, техник фәннәр кандидаты, Казанның Рерихлар җәмгыяте рәисе, Россия рәссfмнар союзы әгъзасы Наилә Әбделманова Татарстан халыклары Дуслык Йортының мәгълүмат үзәгендә даими эшләүче Н.К. Рерих картиналары репродукциясе күргәзмәсе белән таныштырды.

2014 елның август аенда Наилә Әбделманова инициативасы буенча Монголиягә халыкара экспедиция оештырылган иде. Ул Урта Азия экспедициясе маршруты буенча төзелде: Казан – Улан-Удэ – Кяхта – Улан-Батыр – Харахорум – Гоби.

Татарстан халыклары Дуслык Йортындагы кичәне ачып җибәргән Наилә Әбделманованың “По местам Рерихов. Свет Монголии” күргәзмәсе нәкъ менә әлеге экспедициянең нәтиҗәсе булды да инде. Фотокартинкаларда автор тарафыннан 1200 метрдан югарырак биеклектә урнашкан илнең табигате, будда монастырь һәм музейлары, шулай ук заманча шәһәрнең атмосферасы гәүдәләндерелгән. Болар белән беррәттән күргәзмәдә Индия, Скандинавия, Тибет буенча сәяхәт вакытында эшләнелгән фотокартиналар да тәкъдим ителгән иде.

Күргәзмәне Татарстан халыклары Дуслык Йортының музей-күргәзмә эшләре бүлеге җитәкчесе Рәсим Мәһдеев ачты. Килгән кунакларга сәламләү сүзләре белән Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов мөрәҗәгать итте.

ТР Мәдәният министрлыгы вәкиле Наилә Мөбәракшина Наилә Әбделманова исеменә Мәдәният министры тарафыннан бирелгән рәхмәт хатын укыды. Сәламләү һәм котлау чыгышлары видео күрсәтү һәм концерт номерлары белән алмашынып бардылар.

Әлеге күргәзмә танылган бурят рәссамы Ширап Доржиевның “Приношение друзьям” экспозициясе белән тулыланды. Экспозициянең нәкъ менә этник колориты үзенә зур кызыксыну уяткан.

Кичәдә барышындагы төп вакыйгаларның берсе – Наилә Әбделманованың “Рерихи Казани” исемле яңа китабын тәкъдим итү булды. Әлеге китапта Татарстан башкаласындагы рерихлар хәрәкәте тарихы чагылыш тапкан.

IMG_7112

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57