(7 март, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында Үзбәкстаннан килгән студент кызлары арасында “Үзбәкстан гүзәле” матурлык һәм талант конкурсы үтте (ФОТО).
Татарстанда Үзбәктсаннан килгән студент кызлары арасындагы “Үзбәкстан гүзәле” матурлык һәм талант конкурсы “Дөнья энҗесе 2016” студентлар арасындагы Халыкара матурлык һәм талант конкурсының сайлап алу туры булып тора. Әлеге конкурс Татарстан Республикасының үзбәкләр милли-мәдәни автономиясе, Татарстан халыклары Дуслык Йорты булышлыгы белән “Үзбәкстан яшьләре” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды.
Конкурста Үзбәкстан Республикасыннан килгән 8 гүзәл зат катнашты.
Кызлар 3 төрле сынау үттеләр: видеооткрытка – визика (үзең белән таныштыру), иҗади номер, интеллектуаль конкурс, шулай ук бал күлмәгеннән чыгыш.
Нәтиҗәдә, Гран-при һәм тамашачылар игътибарын Сабина Мусаева яулады. “Мисс очарование” исеменә Мәликә Эшмурадова, “Мисс талант” исеменә Гүзәл Мадаминова, “Мисс улыбка” исеменә Лола Малюкова, “Мисс интеллект” исеменә Динара Разманкулова, “Мисс граөия” исеменә Ситора Ахмедова, “Мисс совершенство” исеменә Ойша Имомкулова, “Мисс обаяние” исеменә Шахноза Эшпулатова лаек булды.
“Үзбәкстан гүзәле 2016” конкурсы җиңүчесе Сабина Мусаева Казанда үтәчәк “Дөнья энҗесе” студентлар арасындагы халыкара матурлык һәм талант конкурсында Үзбәкстан Республикасы данын яклаячак.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге
Русалина Гайнатулина