Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Керәшен чибәре — 2016» конкурсының сайлап алу туры Казанда үтәчәк

«Керәшен чибәре — 2016» конкурсының сайлап алу туры Казанда үтәчәк

admin 26.05.2016

(26 май, 2016 ел) 13 июнь көнне Казанда “Керәшен чибәре — 2016” (“Кряшенская красавица — 2016”) матурлык һәм талант конкурсының әзерлек-сайлап алу туры узачак.

Конкурста катнашучыларга карата төп таләпләр:

  1. Конкурста 16дан 25 яшькәчә булган (гаиләле булу-булмавы игътибарга алынмый) керәшен кызлары катнаша ала. Катнашу өчен гариза биргән кызлар өчен әзерле туры узачак. Әлеге турда хореография, вокал һәм актерлык осталыгы белгечләре тарафыннан дәресләр оештырылачак.
  2. Конкурста катнашучылар:
  • этник дизайнлы керәшен костюмнарыннан булырга;
  • табигый чибәрлек һәм сөйкемлелек, матур буй-сынга ия булырга;
  • үз халкының тарихын һәм гореф-гадәтләрен белергә тиеш.
  1. Конкурста катнашучы кызлар шушындый иҗади программа әзерләргә тиеш:
  • этник характердагы иҗади номер кулланып, оригиналь формада визит карточкасы (җыр, бию, музыка уен коралында уйнау, иҗади сүз);
  • үз авылы яки шәһәренә хас булган фольклор йола бәйрәменнән өзек (ярдәмчеләр булу мөһим).
  1. Конкурста катнашучы кызлар керәшен халкының тарихы һәм мәдәнияты буенча сорауларга җавап бирергә тиеш;
  2. Конкурста катнашучы кызлар үз номерларын музыкаль яктан бизәргә тиеш;
  3. Конкурса плюслы фонограмма куллану тыела;
  4. Конкурс этапларының регламентларын бозу чыгыш ясаучы конкурсантларның йомгаклау балларына тәэсир итәчәк.

Конкурс 16 июль көнне “Питрау — 2016” республика керәшен халкы мәдәнияты бәйрәме кысаларында узачак.

Конкурсның положениесе белән биредә танышырга була — polozhenie_i_pamyatka_Kryashen_chibyare_2016

Татарстан халыклары Дулсык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57