(26 гыйнвар) Әлеге фестивальдә Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты «Туым Җондозы-2015» VII конкурс-фестиваленең “Рәхмәт хатына” лаек булды.
Узган шимбәдә “Ак Барс” яшьләр үзәгендә керәшен яшь башкаручыларының «Туым Җондозы-2015» VII конкурс-фестиваленеж Гала-концерты узды. Әлеге фестиваль керәшен музыкаль иҗатының иң яхшы үрнәкләрен барлау, аларны саклау һәм түкми-чәчми киләчәк буыннарга тапшыруны үзенең төп максаты итеп куйган. Фестиваль кысаларында шулай ук фольклор ансамбльләр һәм яшь җырчылар арасында керәшен халык җырларын иң яхшы башкару буенча конкурс та оештырыла.
Беренче сайлап алу туры Кукмара, Кайбыч, Зәй районнарында үтте. Фестивальдә Татарстанның дистәдән артык район-шәһәрләреннән халык фольклор ансамбльләре һәм яшь башкаручылар катнашты. Ә Гала-концертта Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районыннан һәм Башкортостанның Бакалы районыннан керәшен ансамбльләре катнашты.
Конкурс 6 номинациядә уздырылды: “Этник вокал”, “Халык вокалы”, “Фольклор-эстрада вокалы”, “Фольклор ансамбле”, “Вокаль ансамбль”, “Вокаль-инструменталь ансамбле”. Фестивальне Татарстан Республикасы керәшен җәмгыяте, “Туганайлар” керәшен гәҗите, керәшеннәрнең тарихын, мәдәниятын өйрәнү үзәге, “Бермәнчек” дәүләт фольклор ансамбле гамәлгә куйган.
Җиңүчеләргә конкурс-фестиваль Лауреаты исеме, Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.